Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
17 апрель 2019, 09:43

Әкияттә кунакта

Сәнгать мәктәпләренең хореография бүлекләре укучылары һәм укытучылары “Морозко” спектаклен карадылар.

Николо-Березовка һәм Куян балалар сәнгать мәктәпләренең хореография бүлекләре укучылары һәм укытучылары Р.Нуреев исемендәге Башкорт хореография көллияте Нефтекамада куйган “Морозко” тамашасын карадылар.
Бу чагу, төсле спектакльне сәхнәгә РФнең атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербургтан танылган балетмейстер А.М.Полубенцев куйган. Спектакль ике бүлектән торды. Беренче бүлектә барыбызга да таныш “Морозко” әкиятенең геройлары – Матрена, аның кызы Марфуша, үги кызы Настенька һәм аңа гашыйк Иван - чыгыш ясады. Аларның биюләре һәркемне таң калдырды. Убырлы карчык һәм Морозко тамашачыларны әкият дөньясына алып китте.
Икенче бүлектә әкиятнең музыкыль төрләре күрсәтелде. Монда инде “кар-бураннар котырды”, бар нәрсә “бозга катты”.
Спектакль укучыларга нык тәэсир итте. Соклануларын яшермичә, алар басып бик озак кул чапты. Аннары инде күргәннәре турында бер-берсе белән фикер алыштылар.
Спектакль башланыр алдыннан көллият директоры БРның атказанган сәнгать эшлеклесе О.Вилданова укучылар арасында сайлау үткәрде, нәтиҗәдә алты укучыбыз Р.Нуреев исемендәге Башкорт хореография көллиятенә укырга керү мөмкинлеген алдылар. Монда аларга “Балет артисты, укытучы” квалификациясен алу мөмкинлеге бар.
Читайте нас