Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 апрель 2019, 18:54

Сәламәт булып картаерга язсын

Биләмәара үзәк район китапханәсендә «Сәламәтлек мәктәбе»ндә чираттагы очрашу үтте.

Районда пенсионерлар өчен «Сәламәтлек мәктәбе»ндә шөгыльләнү уңышлы бара. Үзәк район дәваханәсе табиблары аена бер тапкыр лекцияләр укый, Николо-Березовка авылы картларының сорауларына җавап бирә.
12 апрельдә биләмәара үзәк район китапханәсендә «Сәламәтлек мәктәбе»ндә чираттагы очрашу үтте. Аның темасы «Онкология авыруларын кисәтү» булды. Лекцияне үзәк район дәваханәсенең табиб-онкологы Әлфир Дәүләтов укыды.
Ул шулай ук эчәклек авыруларын кисәтү буенча киңәшләр бирде.Актив яшәү рәвеше алып барырга, күбрәк хәрәкәт итәргә, дөрес тукланырга, терлек майларын, итне азрак кулланырга кирәк. 49 яшьтән соң ел саен яшерен канга тизәк анализы бирү зарур. Күрсәтмәләр булган очракта, колоноскопия, диспансеризация үтәргә, көн саен тизәгеңне күзәтеп торырга, кояш астында баш киемсез йөрмәскә, кояштан саклаучы кремнардан файдаланырга кирәк.
Чара барышында табибка төрле сораулар бирелде. Катнашучылар очрашудан бик канәгать калды, үзәк район дәваханәсе җитәкчелегенә «Сәламәтлек мәктәбе»н оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.
Читайте нас: