Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 апрель 2019, 15:46

Зарядкага тезелегез!

Арлан авылында күмәк зарядка ясадылар һәм йөгерделәр.

Көнегез гадәттә нәрсәдән башлана сезнең? Будильник кычкыруыннанмы, тәмле кофе исеннәнме, әллә инде мәче мыраулавыннанмы... Ничек кенә уянып китмәсен кеше иртән, көне буена дәртләнеп укыр яисә эшләр өчен, аңа бераз селкенеп, киерелеп алырга кирәк.
Ә инде моның өчен иртәнге зарядкадан да кулайрагы юк, шуңа да Арлан авылында яшьләр белән эшләү буенча белгеч үткәргән зарядка барысына да хуш килде – күңелле музыкага кушылып балалар төрле күнекмәләр ясады. Соңыннан мини-футбол уйнадык.
Ә 12 апрельдә физкультура укытучысы Евгений Раянов белән Космонавтика көненә багышланган җилел атлетика йөгерүе оештырдык. Бу көнне Арлан, Можар һәм Яңа Нугай авылларыннан 40 кеше йөгерде.
Читайте нас: