Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
22 апрель 2019, 07:35

Эчке матурлык мөһимрәк

Николо-Березовка авылы сылуы Милена Вахитова «Мисс Башкортостан-2019» конкурсында икенче «Вице-мисс» титулына ия булды.

Кеше шулай корылган инде, нишләптер һәрчак идеалга омтыла ул. Хәтта гореф-гадәтләре катгый булган Госманлы империясендә дә император хәрәмендә иң матур кызны сайлаганнар. Борынгы Русиядә исә матурлыкта җиңүче кызга патша өйләнгән. Еллар уза, ә дөнья үзгәрми. Кешелек ничек кенә булса да барыбер матурлыкка омтыла, аны данлый һәм зурлый.


13 апрельдә Уфада «Мисс Башкортостан-2019» VIII республика матурлык конкурсы узды. Анда Уфа кызы Татьяна Политова җиңеп чыкты. Безнең район исеменнән Николо-Березовка авылы сылуы Милена Вахитова катнашты. Милена, барлык сынауларын да уңышлы үтеп, финалга чыкты һәм икенче «Вице-мисс» титулына ия булды. Якташыбыз белән конкурс турында, җиңү серләре һәм авырлыклар, тагын да алдагы планнары хакында сөйләштек.


- Милена, үзең турында сөйлә әле.

- Мин Николо-Березовкада үстем. Миңа 19 яшь, әлеге вакытта Уфа дәүләт нефть техник университетының архитектура-төзелеш институтында икенче курста укыйм. Төзүче булачакмын.


- Конкурста катнашуга нәрсә этәрде?

- Узган елның язында мин «Мисс Башкортостан» модельләр агентлыгына кердем. Бер дигән мәктәп ул. Дефиле дәресләрендә гәүдәңне, адымнарыңны яңача тоя башлыйсың, фотога төшкәндә үзеңне камера, таныш түгел кешеләр алдында иркенрәк тотарга өйрәнәсең. Модельләр мәктәбеннән мин мисс «Июнь» сайлап алу конкурсында катнаштым һәм җиңдем. Шул җиңү нәтиҗәсендә «Мисс Башкортостан» конкурсына эләктем дә инде. Мин һәрчак эзләнүдәмен, ниндидер яңа һәм кызыклы нәрсәләр белергә тырышамын.
Конкурска әзерләнү үзе дә кызыклы булды. Һәр репетициядән соң ниндидер сабак аласың. Конкурста катнашу үзе зур тәҗрибә һәм яхшы якка үзгәрү мөмкинлеген бирә. Һәр занятиедә без барысын да бик яхшы үтәргә тырыштык, чын мәгънәсендә тир түктек. Конкурста республиканың төрле почмакларыннан 15-24 яшьлек 18 кыз катнашты.


Тулырак “Кама таңнары” гәзитендә укыгыз.
Читайте нас