Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
22 апрель 2019, 06:18

Тереклек итү өчен аңа 1-3 градус тирәсе җылылык җитә

Талпаннан сак булыгыз!

Талпаннар май уртасыннан үрчи башлый, бу чор июнь ахырына кадәр саклана. Талпан тешләү очракларының "пик" ноктасы да, гадәттә, шушы вакытка туры килә.
Энцефалит вирусын йөртүче урман бете (талпан) җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Шуңа күрә ачык болын яки тугай, урманга караганда да куркынычрак.
Талпан көн яки төнгә карап түгел, һава торышы үзгәрешенә карап «эшли». Һава температурасы + 7-22 градуста, бөҗәкләр явы көчлерәк. Ә эссе көннәрдә алар чыгарга яратмый. Шулай ук талпаннарның яңгыр алдыннан, болытлы көндә, һава дымланган вакытта «эшкә чыгуларын» да онытмаска кирәк. Шулай ук талпан кадалуның аерым куркыныч сәгатьләре - иртәнге сәгать 8-9, кичке 7-10 арасы.
Энцефалит - талпаннан күчә торган иң куркыныч авыру, баш миенең ялкынсынуына китерә. Симптомнары: хәлсезлек, температура күтәрелү, укшыту, баш авырту, күз hәм маңгай тирәсендә авырту, яктылыктан курку, эпилепсия өянәкләре, аң бозылышы, иң авыр очракта - кома.
Икенче куркыныч авыру - боррелиоз. Тән тиресе, нерв системасы hәм терәк-хәрәкәт аппаратына зыян сала. Симптомнары: тәннең температурасы югары күтәрелү, тешләгән урында 20 см диаметрлы божрасыман эритема, тәннең башка өлешләрендә дә кызыл таплар хасил булырга мөмкин. Ә иң яманы - боррелиоз авыруыннан прививкалар юк. Иммунитет белән дә шул ук хәл - бер кат чирләвегезгә карамастан, кабат чирли аласыз. Шуңа күрә табибка вакытында мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Урман-болынга чыгар алдыннан әзерлекле булырга кирәк. Ял итәргә чыккансыз икән, талпан белән очрашырга мөмкин булган урыннардан читтәрәк йөрегез. Урманга барганда кием-салым турында да онытырга ярамый. Яка, җиң төймәләнгән, свитер - чалбарга, чалбар резин итеккә кыстырылган булырга тиеш. Аксыл кием кияргә тырышыгыз. Киемгә һәм тәннең ачык өлешләренә махсус спрей сиптерегез. Һәр ике сәгать саен өс-башыгызны җентекләп тикшерегез.
Талпан энцефалитына каршы торучанлыкны булдыру өчен еш кына вакцинация дә кулланыла. Вакцинация талпан сезоны башланганчы 1,5-2 ай алдан үткәрелә. Талпан кадалган очракта, ашыгыч рәвештә медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү зарур. Иң соңгы срок – талпан тешләгәннән соң дүртенче көн.
Әмма талпанны үзеңә алырга да мөмкин. Корсагыннан эләктереп, сәгать угы әйләнәсенә яисә каршыга әйләндерергә кирәк. Тик талпанны сытмагыз да, умагыз да! Ашыкмыйча гына аны тартып алыгыз һәм банкага салыгыз, ә тешләнгән урынга йод сөртегез. Талпанны, банкага салган килеш, түбәндәге адрес буенча Роспотребнадзор лабораториясенә илтегез: Нефтекама шәһәре, Социалистик урамы, 10. Анализлар көн саен (якшәмбедән тыш) 9-16 сәгатьләрдә үткәрелә, шимбә көнне 9-12 сәгатьләрдә кабул ителә, элемтә өчен телефон: 8(34783) 4-43-24 яки 4-43-15.
Читайте нас