Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель 2019, 13:05

Хыял һәм илһам=матурлык

Район тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда декоратив-кулланма сәнгать буенча балалар эшеннән торган “Икенче тормыш” дип аталган күргәзмә ачылды.

Бу күргәзмә – матурлык, игелек һәм шатлык турында хыялланып яшәүче балаларның фантазия җимешләре ул. Биредә Мүзәк мәктәбендә һәм Николо-Березовка балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы балаларның 30дан артык эше урын алган. Матурлык тудыручы осталарга 7-13 яшь. Балалар белән үз эшенә мөкиббән киткән Регина Минимуллина иҗат итә.
Укытучы үзе аңлатуынча, күргәзмәнең исеме җисеменә туры килә, чөнки балалар картиналарны иске кисәкләрдән ясаган. Эшләрнең техникасы да төрле, балалар джут, джинса, киездән әллә нинди шедеврлар тудыра.
Ижаудан Елена һәм Сергей Чапаевлар күргәзмәгә очраклы гына килгәннәр. «Сосновый бор»да ял итәләр икән үзләре, район музее турында ишеткәч, килеп күрергә булганнар. “Күргәзмәгә эләгербез дип уйламаган да идек, укучыларга бары тик афәрин дибез. Балаларның шулкадәр искиткеч әйберләр тудыра алулары бик шәп”, - диде алар соклануларын яшермичә.
Яшь осталарның шатлыгы тышка чыккан иде. Үз кулың белән тудырган әйберләр башкаларга шатлык һәм соклану бүләк иткәндә, сөенмичә торып кара әле син! Чыннан да күргәзмәгә куелган эшләр – чып-чын могҗиза, әкият ул. Хыял һәм илһам менә нәрсәләр тудыра бит. Регина Рәшитовна белән укучылар кечкенә шедеврлар ясый.
Укытучы әйтүенчә, барысы да әйбәт килеп чыкса, иҗатчы шатлыгының бер өлеше аның эшенә күчә. Аннары аны шул эшне караучылар тоя. Менә шулай итеп искиткеч әйберләр тудыручыларның шатлык-хыяллары башкаларга күчә.
Мин инде мондый күргәзмәгә килеп эләккәч барысын да үз күзләрем белән күрәсем, тотып карыйсым, җитмәгәненә өйрәнәсем дә килде. Бу шулкадәр мавыктыргыч иде.
Читайте нас: