Кама таңнары
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 апрель 2019, 18:22

Зурлап үткәрәчәкбез

Районда 9 Майга әзерлек башланды.

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек башланды инде. Шушы көннәрдә районда Җиңү көненә зерләнү һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы узды.


Оештыру комитеты тарафыннан төп мәдәни-киңкүләм, спорт чараларын үткәрү планы төзелгән. Һәр чараны башкаруга җаваплы кешеләр билгеләнгән.

Беренче майга кадәр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелисклар төзәтелергә һәм тәртипкә китерелергә тиеш. Моннан тыш, урамнарны бәйрәмчә бизәү, истәлекле урыннарны, җитештерү биналарын һәм аларның территорияләрен тәртипкә китеү буенча экологик өмәләр узачак.

Җиңү көнен бәйрәм итәр алдыннан Яз һәм Хезмәт бәйрәме хөрмәтенә Николо-Березовкада 1 майда сәгать унбердән Җиңү паркында киңкүләм күңел ачулар башланачак. Белем бирү учреждениеләрендә бәйрәм линейкалары, сыйныф сәгатьләре узачак. Спорт чаралары, асфальтка рәсем төшерү буенча мәктәп конкурслары һәм башкалар оештырылачак.


Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында авыл биләмәләрендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен, җитештерү ветераннарын һәм алдынгыларын һәм хезмәт династияләре вәкилләрен чакырып тантаналы чаралар үтәчәк. Шулай ук җитештерү ветераннары яшьләр белән дә очрашачак.


Николо-Березовкада 9 майда Җиңү көненә багышланган тантана узачак. Ул сәгать 11дә башлана. Үлемсез полк парадында катнашырга телүчеләр герой-туганының штандарты белән 9 майда гомум колоннага кушыла ала.


Фото: редакция архивыннан.
Читайте нас: