Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2019, 12:58

Актерлар да, тамашачылар да булдылар

Иске Мошты авылы китапханәсе «Библиотөн-2019» Бөтенрусия акциясендә катнашты.

«Библиотөн-2019» Бөтенрусия акциясеннән Иске Мошты авылы китапханәсе дә читтә калмады. Әлеге акциядә катнашучылар бер үк вакытта актерлар да, тамашачылар да булды һәм театр дөньясына сәяхәткә китте.
Алып баручылар Рузалина Зарипова, Алиана Нурхакимова һәм Алина Шәйдуллина «Яйцо счастья» спектакленнән өзек күрсәттеләр, шигырь укучылар кунакларны театр тормышы белән таныштырды. Аннары акциядә катнашучылар «Барысы да театр турында» темасына табышмаклар чиште. Сәхнәдә актерлар рольләр башкарды, җырлады, биеде.
Чараны алып баручылар «Елмай» флешмобы күрсәтте, шул рәвешле барысына да позитив энергия "йоктырдылар". Шундый ук позитив дулкында барлык тамашачылар өчен дә «Уйдырма мәзәкләр» уены оештырылды, аларга «Бу дөресме, юкмы?» соравына җавап бирергә кирәк иде. Рузалина белән Алина «Төлке һәм куян» этюдын укыдылар. Алиана Сергей һәм Ленаның ничек театрга барулары турында кечкенә хикәя сөйләде, аннары барлык тыңлаучылар да «Үзеңнен театрда ничек тотарга?» дигән сорауга җавап бирде.
«Актерлык осталыгы» конкурсында теләгән һәркем катнаша алды. Алар бик оста пантомималар күрсәтте. «Дикторлар конкурсы» барысын да көлдерде, чөнки катнашучыларның һәрберсе дә тизәйткечләрне тиешенчә кабатлый алмады.
Читайте нас: