Кама таңнары
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
24 апрель 2019, 14:38

Тукай - Уфада

Уфада рәсми рәвештә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды.

Уфада бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнаштылар.


Биеклеге сигез метр булган бронза һәйкәл Уфа татар дәүләт "Нур" театры каршына урнаштырылган. Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәйкәлне татар һәм башкорт халыклары дуслыгының яңа символы дип атады. "Тукайның тормышы һәм иҗаты шул исәптән Башкортстан белән дә бәйле. Ул башкорт легендаларын һәм җырларын яраткан, ә аның шагыйрь Мәҗит Гафури белән дуслыгы ике тугандаш халыкны тагын да якынайтты", - диде Хәбиров. "Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!" - дип татарча тәмамлады рәсми сүзен Радий Хәбиров.


"Бөек Габдулла Тукай татар халкы өчен генә түгел, бөтен төрки халыклар өчен күренекле шәхес. Бик матур урында аңа һәйкәл куелды", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул Башкортстан җитәкчелегенә һәм бүген һәйкәл ачылуга килгән халыкка рәхмәтен җиткерде. Ике республика җитәкчесе беренче булып Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.



Читайте нас: