Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 апрель 2019, 14:57

Стартта – яшь йөгерешчеләр

Районда «Шиповка юных» программасы кысаларында җиңел атлетиканың күп төрләре буенча ярышлар үтте.

Традиция буенча апрель һәм май айлары җиңел атлетикага багышлана. Җиңел атлетика ярышлары районның гомуми белем бирү оешмаларының спорт клублары командалары арасында XXI БР мәктәп укучылары спартакиадасы исәбенә 2005-2006 елда туган үсмер кызлар һәм егетләр арасында үтте.
Куян мәктәбе стадионына районның барлык мәктәпләреннән 130дан артык бала җыелды. Ярышлар 60 метрга, малайларга – 800, кызларга 600 метрга йөгерү, йөгереп килеп озынлыкка сикерү, туп ыргыту һәм эстафета буенча үтте.
Ярышлар йомгаклары буенча урыннар түбәндәгечә бүленде. Беренче урынны Арлан интернат мәктәбе командасы яулады. Икенче урынны – Николо-Березовка, өченче урынны Куян мәктәпләре командалары алды.
Арлан интернат мәктәбе укучылары майда безнең районда Куян мәктәбе базасында үтәчәк җиңел атлетиканың күп төрләре буенча төбәк ярышларда катнашачак.
Команда һәм шәхси беренчелектә җиңүчеләрнең барысы да мәгариф бүлегеннән грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.
Читайте нас: