24-30 апрель көннәрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлангычы белән Иммунизация атнасы уза. Быел бу чара “Вакциналарның йогынтысы бар – бергәләп сакланыйк!” лозунгы астында узучы Бөтендөнья иммунизация атнасына багышланды.
Иммунизация ел саен 2-3 миллион кешенең гомерен саклап кала һәм әлеге вакытта балаларны вакциналары күп еллар дәверендә “эшләп килгән” дифтерия, столбняк, полиомиелит һәм кызамык кебе чирләрдән генә түгел, ә 5 яшькә кадәрге сабыйларны “алып китәргә сәләтле” пневмония һәм вируслы диареядән дә яклый. Болардан тыш, яңа вакциналар ярдәмендә бүген үсмерләр һәм олыларны гомер өчен куркынычлы грипп, менингит һәм аналык муентыгының яман шеше кебек чирләрдән сакларга мөмкин.
2013-2014 елларда районда балалар өчен пневмокок, гемофиль һәм респиратор-синцитиаль вирус инфекциясенә каршы яңа вакциналар кетелде. Әлеге вакциналар кискен урта отитны, артрит, пневмония, менингит һәм сепсис кебек чирләрне кисәтә. Планлы прививкаларны яшәгән урын буенча поликлиникада бушка ясатырга мөмкин.
Иммунизация атнасы чорында оештырылган чаралар соңыннан да дәвам итә һәм иммунопрофилактика буенча чараларны активлаштыруга башлангыч булып торалар, чөнки чирләрдән бергәләп саклану - һәрчак актуаль.