Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
30 апрель 2019, 08:36

Сакланганны Алла саклар

30 апрель – Русиянең янгын сагы көне.

Янгын сүндерү хезмәте һәрвакыт иң куркыныч, әмма иң игелекле хезмәтләрнең берсе булды. Батыр һәм курку белмәс кешеләр, үзләренең сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, игелекле эшне намус белән башкарып чыга, кеше гомерләрен һәм матди байлыкны уттан саклап кала. Куркыныч турында беренче сигнал керүгә зур осталык, фидакарьлек күрсәтеп, экстремаль шартларда дөрес юл таба белә. Ут белән көрәшүчеләр арсеналында иң куәтле техника тупланган: төрле тәгаенләнештәге янгын сүндерү машиналары, катерлар һәм кораблар, вертолетлар һәм хәтта махсус янгын сүндерү поездлары.
«Һәр янгын сүндерүче – герой, гомере буе сугышта, минут саен үзен куркыныч астына куя», - язучы В.Гиляровскийның әлеге сүзләре бу батыр кешеләрнең хезмәтен бик дөрес характерлый. Дәүләт инспекторлары тарафыннан ел саен 1,5 миллион контроль чара үткәрелә, һәм шулар аркасында Русиянең барлык төбәкләре буенча 450 меңгә якын янгын сүндерелә. Техноген янгыннар санын киметү максатыннан Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Русия Федерациясе субъектлары буенча баш идарәлекләренең күзәтчелек органнары тарафыннан кисәтү чаралары үткәрелә, ел саен диярлек янгын хәвефсезлегенең төрле мөмкин булган нормалары раслана, болай да аз булмаган Янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә.
2019 ел да искәрмә булмады, 1 февральдән яңа ГОСТка ярашлы, халык күпләп җыела торган барлык төзелешләр, комплекслар һәм предприятиеләр хуҗалары шәхси саклану чараларын сатып алырга бурычлы. Моңа кадәр алар андагы хезмәткәрләргә генә кирәк булса, хәзер исә бу норма теге яки бу объектка килүчеләр өчен дә кагыла. ГОСТ буенча учреждение җитәкчелеге янгыннан сакланучы кирәк-яракны да, кешегә хәвефле зонадан үзаллы чыгарга мөмкинлек бирүче төрле янгыннан коткару җиһазларын да сатып алырга бурычлы.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 18нче санында укыгыз.
Читайте нас