Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 апрель 2019, 12:25

Талантлар үзләре үсми!

Үзәк район мәдәният йортында “Район намусы өчен” бәйрәме узды. Быел ул Русиядә Театр елы һәм Башкортстанның 100 еллыгы кысаларында үтте.

Узган җомгада үзәк район мәдәният йортында “Район намусы өчен” бәйрәме узды. Быел ул Русиядә Театр елы һәм Башкортстанның 100 еллыгы кысаларында үтте.
Бәйрәм бер залда уку алдынгыларын, спортчыларны, балалар һәм яшьләр оешмалары активистларын, өстәмә белем бирү учреждениеләренең якты талантларын җыйды. Бу уку елы дәвамында алып барылган зур эшкә йомгак ясау иде. Район данын олимпиада һәм конкурсларда, спорт ярышларында һәм төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә яклаучылар турында сөйләделәр бу көнне.
Тантанада катнашучыларны район хакимияте башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Олег Гыйльфанов сәламләде. Олег Дәбир улы мәктәп, өстәмә белем бирү учреждениеләре, балалар һәм яшьләр оешмалары коллективларының үсеп килүче буынны укытудагы һәм тәрбияләүдәге уңышларын югары бәяләде.
Тулырак "Кама таңнары"нда укыгыз.
Читайте нас: