Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
1 Май 2019, 17:55

Карга әйтә: “Карр-карр, туема син бар, бар-р-р!”

Яңа Кабанда халык карга боткасына җыелды.

Ел саен яз җитеп, җир кардан ачылгач, авылларда карга боткасы үткәрү гадәте булган. 1 май көнне әлеге йола Яңа Кабан авылында да оештырылды.
Традиция буенча карга боткасы Яңа Кабан авылы мәдәният йорты каршынада уза. Яңа Кабанда әлеге бәйрәм кич кырын, халык көнозынына йорт-курасында эшен тәмамәлаганнан соң гына үткәрелә. Быел да искәрмә булмады.
Башта авыл старостасы Ирек Хөснетдинов урамга казан асты һәм Рәмзия Фозулова анда тел йотарлык итеп ботка пешерде. Рәмзия апа бу эштә осталарның да остасы. Һәр ел саен диярлек бу җаваплы эш аңа тапшырыла. Ул исә боткасын да пешерә, компотын да кайнатып җибәрә.
Әлбәттә, элек карга боткасы оештырыр өчен өйдән-өйгә кереп ярма, йомырка, май җыйганнар. Бездә исә бу мәсьәләне уңай хәл итәргә авылда кибет тотучы шәхси эшкуарлар ярдәмгә килә. Алар кулларыннан килгәнче, азык-төлек белән тәэмин итәләр. Ә авыл халкына кесәсенә зур кашыгын тыгып килеп, ботка ашыйсы, рәхәтләнеп концерт карыйсы, тыпырдатып биисе һәм күңелле уен, викториналарда катнашасы гына кала.
Читайте нас