Русия Президенты Владимир Путин үзенең май указларында илне үстерү буенча алдагы 6 елга төрле юнәлеш буенча 12 гомумдәүләт проекты билгеләгән иде. Анда санлы икътисадны үстерү буенча киң эш җәелдерү кирәклеген дә әйтте ул.
Бу елга алынган мәгълүматлар буенча, республикада Интернетка тоташтырылган йортлар саны 79 процентка җиткән. 2024 елга һәр йорт мәгълүмати-коммуникацион челтәргә тоташтырылып бетәргә тиеш.
Урта һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрнең бүген 59,65 проценты Интернет белән иркен кулланса, фельдшер-акушерлык пунктларында бу күрсәткеч әлегә 39,17 процент. 2024 елга аларны да тулысынча санлы технологияләргә күчереп бетерү бурычы куелган.