Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 Май 2019, 13:06

Хезмәт ветеранын котладык

Фатима Шәйхразиева 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Яңа Янъегет авыл биләмәсендә гомер итүче Фатима Шәйхразиева 90 яшен билгеләде.
Фатима Кадыровна тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Ул биш бала анасы, тугыз оныкка дәү әни, хәзер инде оныкачларына куанып яши. Фатима Шәйразиева гомере буе авыл һәм район хакына тырышып эшләгән кеше.
Юбилярны котларга дип аның өенә авыл китапханәсе, клуб хезмәткәрләре килделәр һәм РФ Президенты, авыл биләмәсе исеменнән котлауларны, изге теләкләрне җиткерделәр.
Читайте нас: