Халык саны табигый кимү исәбенә азая, әмма биредә саннар зур түгел. Мәсәлән, балалар 8 кешегә азрак туган (63 бала туган). Үзәк район дәваханәсенең баш табибы Фәгыйть Бәдретдинов билгеләвенчә, соңгы биш елда районда туучылар саны 27%ка кимегән. Үлүчеләр саны 20%ка кыскарган. Дүрт айда 114 кеше бакыйлыкка күчкән. Шуларның 59ы – ир-атлар, 55е – хатын-кызлар. 35 кеше - кан әйләнеше системасы, 21 кеше - нерв системасы, 13 кеше сулыш алу органнары авыруларыннан үлгән.