Яңа елдан янгыннар исәбен алып бару тәртибенең үзгәрүе районда аларның санын арттырды. Хәзер төрле характердагы ут кабынып китүләр дә янгын булып санала.
Ә бу вакытта гадәттә коры үләнгә ут каба. Коры үләнгә ут кабу районның һәр биләмәсендә дә күзәтелә диярлек. Кайдарыр бу сотыйлар гына булса, икенче җирдә гектарлар яна.
Иске Уразай авылы янында 5 бакча участогы янган. Шулай ук торак секторында да янгыннар ешайган. Күптән түгел Яңа Кабанда өй янган.
Ә узган атнада Яңа Моштыда бер йорт нигезенә кадәр янып беткән. Нәтиҗәдә районда 4 ай эчендә 74 янгын чыккан, бу былтыргыга караганда 62гә күбрәк. Алты миллион сумнан артык зыян килгән, монысы да узган елга караганда 3 тапкырга күбрәк.