Ямьле табигать кочагында урнашкан Яңа Хаҗи авылы халкы борынгыдан калган күркәм йолаларын һич тә онытмый. Быел да беренче май көнне “Карга боткасы” үткәрелде.
Бала-чагалар, матур итеп киенеп, авыл буйлап өйдән-өйгә йөреп май, йомырка, ярма җыеп, үзләренен изге теләкләрен хуҗәбикәләргә җиткерделәр. Аннары ямьле яланга җыелып, учак ягып казан астылар.
Авылның оста пешекчеләре карга боткасы пешерә башладылар. Ботка пешерү мәдәният эшчеләре оештырган җыр-бию , уеннар белән үрелеп барды. Яланга авылның яше-карты, кунаклары җыелышып ихлас күңел ачтылар.
Авыл халкы алдагы елларда да ата-бабаларыбызның күркәм йоласын сүндермичә үткәрергә дигән теләкләрдә калды.