Кама таңнары
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 Май 2019, 11:14

Солдат боткасыннан һәркем авыз итте

9 май Бөек Җиңү көнен Яңа Хаҗи авылында обелиск янында митинг белән башлап җибәрделәр.

9 май Бөек Җиңү көнен Яңа Хаҗи авылында обелиск янында митинг белән башлап җибәрделәр.
Чара мәктәп укучыларының чыгышыннан башланды. Аннары сүзне авыл биләмәсе башлыгы В.Сазыкин һәм ветераннар советы оешмасы башлыгы И.Васюткин алдылар. Алар тыл ветераннарын һәм авыл халкын Бөек Җиңү көне белән котладылар һәм бергәләшеп Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар исемлеге тактасына чәчәкләр салдылар.
Бәйрәм солдат боткасы пешерү, учак янында сугыш җырларын искә төшерү белән дәвам итте. Солдат боткасыннан килгән кунаклар, тыл ветераннары, авыл халкы авыз итте. Аннары халык мәдәният үзәгенә юлланды һәм бәйрәмгә багышланган концерт карады.
Читайте нас: