Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2019, 13:50

Экскурсиядә булдылар

Иске Янъегет мәктәбе укучылары «Хазина Тур» туроператоры җитәкчесе Комил Сираҗетдинов җитәкчелегендә Уфага экскурсиягә барды.

Үткән ял көннәре Иске Янъегет мәктәбе укучылары өчен вакыйгаларга һәм чагу тәэссоратларга бай булды. Якташыбыз, «Хазина Тур» туроператоры җитәкчесе Комил Сираҗетдинов җитәкчелегендә балалар Уфага экскурсиягә барды.
- Ел саен соңгы кыңгырау яисә беренче сентябрь бәйрәменә туган мәктәбемә кайтырга тырышам. Яшь якташларым белән очрашу, укытучылар белән аралашу – болар барысы да традициягә әйләнде. Былтыр сентябрьдә «Хазина Тур» стипендиатларын бүләкләгәндә кинәт кенә бөтен мәктәп укучыларына бүләк эшләргә – республикабыз башкаласына автобус белән экскурсия оештырырга булдым. Туган мәктәбемдә укучы һәр бала чагу тәэссоратлар һәм уңай эмоцияләр алса бик яхшы булыр иде дип уйладым. Уйланган эш тормышка ашырылды, – дип сөйли Комил Сираҗетдинов идеясенең ничек тууы турында.
Һәм менә эссе аяз ял көннәренең берсендә укучылар һәм укытучылардан торган тату команда «Неоплан» бар уңайлыклары булган зур автобус белән Уфага юл алды. Экскурсия программасы вакыйгаларга бик бай булды. Краснокамалылар Җиңү паркында, Хәрби дан музеенда, Лалә-тюльпан мәчетендә, Тукай урамында урнашкан Беренче Собор мәчетендә, Республика йортында һәм Акбузат ипподромында, Салават Юлаев һәйкәле, Дуслык монументы янында, Аксаков йортында һәм тагын бик күп истәлекле урыннарда булды. Тагын да балаларга кымыз эчерделәр, эссе көнне ул бик урынлы булды.
Комил Сираҗетдинов якташлары өчен башка сюрпризлар да тәкъдим итте – туры элемтә буенча Айдар Галимов белән аралашуны оештырды, кичке аш вакытында Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Ранэл Зиннәтуллин белән очрашу оештырды. Әлеге мәдәният эшлеклеләре, сәясмәннәр үзләренең уңыш серләре белән уртаклашты, балаларга киңәшләр бирделәр.
Иске Янъегет укучылары ялларын менә шулай күңелле үткәрде.
Читайте нас: