Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 Май 2019, 14:39

Район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы билгеләнде

Кичә көннең икенче яртысында район Советы депутатлары утырышка җыелды, анда район хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды.

Район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп әлегә кадәр Мишкә районы хакимияте башлыгы булып эшләгән Рөстәм Мусин билгеләнде.
Рөстәм Маратович 1965 елның 10 августында Мишкә районының Ыштыбай авылында туган. Милләте буенча татар. Ике югары белеме бар. "Ветеринария" белгечлеге буенча - Башкорт авыл хуҗалыгы институтын, "Дәүләт һәм муниципаль идарә" белгечлеге буенча Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясен тәмамлаган.
Хезмәт юлын урындагы совхозда ветеринария табибы булып башлаган. 1992-1996 елларда Мишкә районының Ленинский совхозын җитәкләгән. 1996-2000 елларда Мишкә районы хакимияте башлыгының кадрлар белән эш ләү буенча урынбасары вазифасын биләгән. Аннары бер ел "Мишкинский" совхозын җитәкләгән.
Район хакимиятенә эшкә 2005 елда килгән – район хакимияте башлыгының беренче урынбасары булган. 2009 елда "Башрапс" җәмгыятенең башкарма директоры булып торган. 2009-2015 елларда Нефтекамада "Уралагро" җәмгыятен җитәкләгән. Мишкә районы хакимияте башлыгы булып Рөстәм Му¬син 2015 елның февраленнән 2019 елның 14 маена кадәр эшләгән.
Район Советы Краснокама районы хакимияте башлыгы вазифасын биләүгә конкурс игълан итте. Конкурста катнашу шартлары "Краснокамские зори" гәзитенең 17 май санында басылачак һәм район хакимияте сайтына куелачак.
Читайте нас: