Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 Май 2019, 16:52

Сорадык – бирделәр

Яңакабанлылар яңа стоматология җиһазы булуын күптән тели иде инде, һәм алар бу мәсьәләне бер тапкыр гына күтәрмәделәр.

Агымдагы елның март-апрель айларында гражданнар конференцяиләре үтте, һәм анда авыл биләмәләре башлыклары, учреждениеләр җитәкчеләре 2018 елгы эшләренә йомгак ясады, киләчәккә планнар билгеләде һәм көнүзәк проблемаларын тикшерде. Проблемалар, әлбәттә, күп – барысын да берьюлы хәл итеп бетерерлек түгел. Әмма шулай да тырышып карарга кирәк. Юкка гына халыкта: «Еламаган балага имезлек каптырмыйлар», - димиләр бит.
Яңакабанлылар яңа стоматология җиһазы булуын күптән тели иде инде, һәм алар бу мәсьәләне бер тапкыр гына күтәрмәделәр. Ниһаять, авыл биләмәсе депутаты Светлана Сәлимҗанованың сүзе соңгы ноктаны куйды. Конференциядә Светлана Флүровна авыл халкы исеменнән чыгыш ясады һәм район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы О.Гыйльфановка гамәлдәге программа турында аңлатты. Олег Дәбирович үз чиратында бу турыда баш табибка һәм алга таба башка инстанцияләргә сөйләргә сүз бирде. Шул рәвешле стоматология кабинетында яңа QL 2028 (Pragmatic) җиһазы барлыкка килде. Искесе еш кына ватыла иде.
Авырлыкларга карамастан, квалификацияле теш табибы Дилара Әбүбәкирова үзенең бурычларына насумлы карарга тырышты, якын-тирә авыллардан барлык пациентларны да кабул итте. Дилара Фнүновнаны авылда яхшы белгеч буларак беләләр. Ул әлеге җаваплы эштә 29 елга якын. Яңа Кабан участок дәваханәсенә Чайковский медицина училищесын тәмамлаганнан соң килгән. Сәламәтлек системасында озак еллар фидакарь хезмәте өчен БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Почет грамотасы, һәм шулай ук районның күпсанлы грамоталары белән бүләкләнгән.
- Бу җиһаз белән эшләве үзе бер куаныч – дизайны матур, идарә итүе җиңел, ышанычлы. Стоматология корылмасы уңайлы пациент кәнәфиен, кораллар өстәлен, кулларның хәрәкәтенә җавап бирүче яктырткычны, идарә итү педален, су һәм һава бирү системасын һәм башка уңайлыкларны үз эченә ала. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге җиһаз табиб кына түгел, пациент өчен дә уңайлы. Саклау авылы клиенты беренчеләрдән булып аның уңайлыкларын «бәяләде». Хәзер көн саен кешеләр килә. Мин әлеге проблемага битараф булмаган, безне кайгырткан кешеләргә бик рәхмәтлемен. Район һәм авыл хакимиятенә, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Ф.Бәдертдиновка, район советы депутаты, теш табибы Р.Садыйковага, һәм, әлбәттә, авыл халкына рәхмәт белдерәбез. Көттек, өмет иттек, сорадык, таләп иттек – һәм нәтиҗәсе дә булды, - ди Дилара Фнүновна.
Ә без үз чиратыбызда барыгызның да тешләрегезнең сәламәт һәм матур булуын телибез.
Теглар:яңа кабан
Читайте нас: