27 майда Русия Федерациясе Президенты Указы нигезендә дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм арттыруда китапханәләрнең бәяләп бетергесез ролен тану буларак 1995 елда гамәлгә куелган дата - Бөтенрусия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Бу дата Русиядә беренче бөтен кешеләр дә файдалана алган дәүләт китапханәсе (хәзер Русия милли китапханәсе дип йөртелә) оешуга 200 ел тулу уңаеннан булдырылган. Ә Яңа Актанышбаш авылыннан Иниза Вәлиева өчен 27 май – икеләтә шатлык. Бу көнне ул һөнәри бәйрәм дә, туган көнен дә билгели. Ә быел аның юбилее – 70 яше тула.
Иниза Вәлиева нәкъ китапханәче булып туган, ахры. Чөнки ул матур әдәбиятны, аеруча шигъриятне нык ярата. Яттан белгән шигырьләре дә күп. Иң яраткан авторы – Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев. Тик яраткан һөнәренә бик җиңел генә килми ул. Китапханәче булганчы аңа үзен берничә эштә сынарга туры килә.
Иниза ханым Яңавыл районы кызы. Мәктәптән соң Бөре педагогия институтына юллана. Ул елларда авыл яшьләре арасында авыл хуҗалыгы белгечлекләре һәм укытучы һөнәре абруйлы санала иде. Укырга керергә теләүчеләр дә күп, шуңар вузга бик сирәкләр генә керәлде, анда ике ел эш стажы булганнарга өстенлек бирелде. Иниза керү имтиханнарын уңышлы тапшыра, тик конкурстан үткәрмиләр үзен. Кире Яңавылга кайтып китүдән башка чара калмый аңа.
Шунысын да әйтергә кирәк, ул елларда бер тапкырдан педагогик уку йортына керәлмәгән егет һәм кызларны авыл мәктәпләренә эшкә җибәрәләр иде: кемне - башлангыч сыйныфлар укытучысы, кемне - пионервожатый итеп, интернатка тәрбияче итеп тә куйдылар. Шундый вазифаларда эшләп югары уку йортларын я көндезге бүлектә, я читтән торып тәмамлый һәм чын педагоглар булып китәләр иде.
Инизаны да кечкенә Байсар авылына башлангыч сыйныф укытучысы итеп җибәрәләр. Биредә ул өч ел эшли, чөнки аны алыштыручы булмый. Шунысы яхшы, бу вакыт эчендә ул укытучы һөнәренең аныкы түгеллеген аңлый. Бер вакыт Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумына керергә җыенучы ахирәте Ралина аны үзе белән чакыра.
- Авыл хуҗалыгында эшләсәң, беркайчан да ач булмассың! – Инизаның әтисе бу тәкъдимне менә шундый сүзләр белән хуплый. Күмәкләштерү чорында һәм сугыш елларында ачлыкның нәрсә икәнен үз җилкәсендә татыган Ахун Шакиров чын икмәк кадерен белә шул. Ә балалары өчен аның сүзе - закон.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 21нче санында укыгыз.