Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2019, 17:13

Игътибар үзәгендә – демография

«Сәламәтлек сәгате»нең чираттагы утырышы үтте.

«Сәламәтлек сәгате»нең чираттагы утырышы үтте. Киңәшмәнең көн тәртибенә төрле сораулар чыгарылды: социаль челтәрләргә кергән мөрәҗәгатьләргә күзәтүдән алып авария хәлендәге, ремонт таләп ителгән ФАПларга, республикада туучылар һәм үлүчеләр санына анализ ясауга кадәр.
Республикада соңгы елда халык саны 21 мең кешегә кыскарган. Бүген 14 яшькә кадәрге балалар санының артуы күзәтелә, бу республикада һәм, гомумән, илдә 2007 елдан 2015 елга кадәр туучылар санының артуы турында сөйли. Башкортстанда иң күбе балалар сулыш алу, ашказаны, күз һәм нерв системасы органнары авыруларыннан интегә.
Әлеге күрәсткечләр «Демография» милли проектын тормышка ашырырга булышлык итә. Проект паспортына ярашлы, 2024 елга сәламәт гомер озынлыгының 67 яшькә кадәр артуы көтелә, эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең үлеме 38,1дән 36,1гә кадәр кимиячәк.
«Сәламәтлек сәгате»ндә төбәк Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шулай ук ирекле финансларны 13 ФАП төзүгә бүләргә кушты, бу агымдагы ел азагына барлыгы 60 фельдшер-акушерлык пунктын сафка кертергә мөмкинлек бирәчәк.
Читайте нас: