Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
28 Май 2019, 13:32

Интернационалист яугирләрне искә алдык

Биләмәара үзәк китапханә тарафыннан оештырылган “Без булмасак, кем” патриотик акциясен дәвам итеп, китапханә хезмәткәрләре, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар советы рәисе Надир Зикрин Әфганстанда һәм Чечен Республикасында һәлак булган яугирләрнең каберләренә бардылар.

Башта Әфганстанда һәм Чечен Республикасында һәлак булган Яңа Нугай егетләре Илдар Сәләхов һәм Венер Шагиевның “хәлен белдек”, аннары Яңа Актанышбашта Әлфис Мазмаев белән Камил Хәйруллинны искә алдык.
Әфганстанда хезмәт иткән николо-березовкалылар Надир Зикрин, Азат Ихаитдинов, Михаил Порошин (очучы-истребитель), Андрей Шестаков, Яңа Актанышбаштан Артур Разетдинов, Ришат Кирамов, Шушнур авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Рәшит Нуршаев, Яңа Актанышбаш китапханәсе мөдире Илиза Маннапова, Яңа Нугай китапханәсе мөдире Алсу Сөләйманова, Яңа Актанышбаш мәдәният йорты мөдире Динара Арслангәрәева, район китапханәсенең баш китапханәчесе Александра Суханова һәм мин яугирләрне искә алдык һәм каберләренә чәчәкләр салдык.
Читайте нас