Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
28 Май 2019, 09:08

Күңелләрдә мәңге сакланыр

Иске Янъегет мәктәбендә Эльмира Мулланур кызы Каюмованың исемен мәңгеләштерү максаты белән мемориаль такта ачылды.

Иске Янъегет мәктәбендә өлкән укытучы, Башкортстан Республикасының Мәгариф отличнигы, Русия Федерациясенең Почетлы хезмәткәре Каюмова Эльмира Мулланур кызының исемен мәңгеләштерү максаты белән мемориаль такта ачу митингы үтте.
Тантаналы чарада районның мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Хафизов һәм аның урынбасары Ришат Ситдыйков, Яңа Янъегет авыл Советы биләмәсе башлыгы Ирина Нигъмәтова, ветеран укытучылар, туганнары, хезмәттәшләре, укучылары катнаштылар.
Эльмира Каюмованың исеме авыл һәм район халкы хәтерендә үзенең 40 ел гомерен укыту-тәрбия эшенә багышлаган, тырыш, таләпчән педагог булып уелып калды. Укытучының кинәт кенә арабыздан китеп баруын кабул итү аны яраткан, хөрмәт иткән кешеләргә бик авыр булды. Күп кенә хезмәттәшләренә, укучыларына ул тормыш укытучысы булды, кыен чакларда киңәшләрен бирде, дөрес юл күрсәтте. Эльмира апа бик уңган хуҗабикә иде, аның кунакчыллыгын районның вете¬ран татар теле укытучылары әле булса сагынып искә алалар.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, дәресләрендә ул Муса Җәлилнең “Бер үгет” шигыреннән алынган сүзләрне кабатларга ярата иде:
“Син яшәмә җирдә файдасыз бер түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомерең, маяк булып үзеңнән соң килгән буынга”.
Укытучының исеме бүген исәннәр өчен маяк булып янып тора һәм киләчәк буыннар да Иске Янъегет мәктәбендә шундый укытучы эшләгәнлеген онытмасын иде.
Читайте нас