Николо-Березовка урамнары шимбә иртүк гөрләп торды. Осталар ярминкәсе белән танышасыңмы, халык җырларын тыңлыйсыңмы - барысы да бар. Быел катнашучыларның географиясе шактый киңәйгән: республика шәһәрләре һәм районнарыннан, Мәскәү, Владимир шәһәрләреннән, Ставрополье краеннан, Чиләбе өлкәсеннән, Удмуртия республикасыннан 150 оста үз эшләрен алып килгән, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия республикаларыннан, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләреннән, Пермь краеннан 40тан артык иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Осталар аллеясында ниләр генә юк иде! Гадәти бизәнү әйберләре, тасмалар һәм яулыклар, агачтан, каен тузыннан, тиредән әйберләр, курчаклар, чигүләр, төрле техникада ясалган картиналар, сәйләннән бизәнү әйберләре, чабаталар һәм кәрзиннәр – санап кына бетерерлек түгел инде.
Николо-Березовка һәм Куян балалар сәнгать мәктәпләре дә читтә калмаган. Бу дуслык, мәхәббәт һәм халыклар берлеген гәүдәләндерүче ачык һавадагы үзенчәлекле музей иде.
Тулырак "Кама таңнары" гәзитенең 22нче санында укыгыз.