Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 Май 2019, 17:59

Республикага йөз елмаю

Районда бию флешмобы үтте.

Шушы көннәрдә да үзәк район мәдәният йорты алдындагы мәйданда Краснокама районының мәктәпкәчә яшьтәге балалары Башкортстанга 100 елмаю бүләк итте. Районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең бию флешмобы шундый матур исем астында үтте.
Мондый бию флешмобы икенче тапкыр үткәрелде. Быел ул Башкортстан Республикасының 100 еллыгына һәм Башкортстан Республикасында мәктәпкәчә белем бирүнең 100 еллыгына багышланды.
Чара тәрбияви характерда булды һәм балалар, ата-аналар һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренең үзара хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыру, шулай ук үсеп килүче буынны актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, туган илгә сөю тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Флешмоб район мәгариф бүлеге һәм Николо-Березовка, Куян балалар бакчалары тарафыннан оештырылды. Ул районның йөздән артык балалар бакчасында тәрбияләнүчесен, шулай ук ата-аналар һәм педагогларны берләштерде.
Читайте нас: