Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
29 Мая 2019, 11:33

Бүген күп эшләмәгез!

Халык сынамышларына ышансак, бүгенге көнне мөмкин кадәр тыныч, яңа эшләр башламыйча үткәрергә кирәк.

Халык сынамышларына ышансак, бүгенге көнне мөмкин кадәр тыныч, яңа эшләр башламыйча үткәрергә кирәк. 29 майда күп эшләргә тырышу да дөрес түгел, тырышлыгың бушка булырга мөмкин, имеш.
Бүген киләчәкне хәл итә торган караларга килмәскә, зур чараларда катнашмаска киңәш ителә.
Үзегезгә, якыннарыгызга игътибарлы булыгыз, җәрәхәтләр алудан сакланыгыз.
29 майда Ай чагу кызыл төстә булса, көчле җил чыгачак.
Төнбоеклар чәчкә атса, башкача салкыннар булмаячак.
Бүген туган кешенең генә бу көнне күргән төше чынга аша, калганнарга буш төш керә.
Бәла-казалардан саклану өчен өегезгә кызыл миләш ботагы алып кереп, суга утыртыгыз.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/b-gen-k-p-eshl-m-gez/
Читайте нас