Район үзәгендә Чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә багышланган митингта район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мусин да катнашты. Ул митингта катнашучыларны Чик сакчылары көне белән котлады һәм хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Район территориясендә патриотик юнәлештәге чараларда актив катнашканнары, яшьләрне тәрбияләүдә өлкән буын традицияләренә, Ватанга тугры булганнары өчен һәм Чик сакчылары көне уңаеннан Марс Гатиатуллин, Эдуард Миндияров, Андрей Костюшкин, Александр Шакиров, Альберт Апачев һәм Марат Муллагалиев Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Шулай ук Әфган сугышында катнашкан чик сакчыларын Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының Краснокама районындагы советы рәисе Надир Зикрин һәм ветераннарның «Хәрби туганлык» иҗтимагый оешмасының Нефтекама шәһәре бүлекчәсе рәисе Рөстәм Назаров котлады.
Краснокама районында Русия чикләрендә хезмәт иткән 238 солдат исәпләнә. Хәрби хезмәттә башларын салган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары митингта катнашучылар һәйкәлгә чәчкәләр салды.