Кама таңнары
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
30 Май 2019, 12:33

Чиратта – мал азыгы культуралары

Бүгенгә район буенча сабанашлык культураларын чәчү тәмамланып килә.

Хуҗалыкларда чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы эшкәртә башладылар, шул ук вакытта бөртеклеләргә ашлама сибәләр.
«Алга» токымчылык заводы», «Восход», «Маяк», «Мир», «Раздолье» хуҗалыкларында, Гыйльфанов КФХсында бөртекле сабанашлык культураларын чәчү тәмамланды. Берничә хуҗалык горчица, рапс, карабодай чәчүен дәвам итә, кайберләре бу культураларны чәчеп бетергән дә инде.
Югары табышлы культуралар рәтеннән Евгений Семенов КФХсында 200 гектарга көнбагыш чәчү дәвам итә.
Шулай итеп, хуҗалыкларның күбесендә мал азыгы культураларын чәчәсе кала – әлеге вакытта туфракны әзерләү бара. Көннәр җылыту белән, хуҗалыклар кукуруз чәчә башлаячак
Теглар:чәчү-2019
Читайте нас: