Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
30 Май 2019, 11:17

Җәен дә якты булачак

Биләмә башлыкларыннан урам утларын җәйге чорга сүндерү турында сорау бирелде.

Экономия максатыннан узган елларда җәй көне баганалардагы утны сүндерәләр иде. Югыйсә, бу дөрес түгел. Эштән соң кайткан кешеләр була, яшьләр урамда йөри. Ә бездә – кап-караңгы.
Район хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Мусин элек үзе эшләгән Мишкә районында бервакытта да алай эшләмәүләрен, урамнарда утның һәрвакыт януын белдерде.
«Моның белән генә әллә ни күп экономияләп булмый дип уйлыйм. Утны сүндермәскә кирәк, кешеләрнең ачуларын китермик», - диде ул.
Утны сәгать 10.30дан 01.00гә кадәр яндырырга килештеләр.
Читайте нас