Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
30 Мая 2019, 06:24

Николо-Берёзовка туристик зонага әйләнергә мөмкин

Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мусин катнашлыгында Николо-Березовканың түбәнге өлешен төзекләндерү буенча инициатив төркем утырышы үтте.

Шушы көннәрдә район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мусин катнашлыгында Николо-Березовканың түбәнге өлешен төзекләндерү буенча инициатив төркем утырышы үтте.
Әлеге вакытта Изге Никола чиркәве каршындагы территорияне төзекләндерү буенча план-проект дәүләт экспертизасында. Аның өчен акча кергән.
Исегезгә төшерәбез, быел район Советы депутаты Рита Садыйкова башлангычы нәтиҗәсендә Николо-Березовка авылның түбәнге өлешен, Изге Никола чиркәве территориясен төзекләндерү, Җиңү паркын яшелләндерү һәм төзекләндерү проекты белән «Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» программасына керде. Район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мусин үз чиратында проектны һәм әлеге программада катнашуны хуплады, мәсьәләнең финанс ягын карарга сүз бирде.
Моннан тыш, Рөстәм Маратович Җиңү паркын төзекләндерүгә дә игътибарын арттырды. Аның фикеренчә, Николо-Березовка туристик зонага әйләнергә тиеш, чөнки биредә туристларны җәлеп итәрдәй объектлар урнашкан. Әлеге идеяне тормышка ашырыр өчен район шәһәр хакимияте белән берлектә эшләячәк, чөнки барлык әһәмиятле чаралар да (Сабантуй, Изге Никола, Никольск ярыммарафоны һәм башкалар) район территориясендә үтә, ә анда нефтекамалылар да килеп җыела.
Николо-Березовка авылының түбәнге өлешен төзекләндерү буенча эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк. Инициатив төркем 2020 елда да «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасына керергә ниятли. Ә 2021 елда шул ук программа буенча паркны төзекләндерергә, атап әйткәндә, аллея эшләргә, йөгерү, җәяү һәм велосипед белән йөрү өчен сукмак төзергә планлаштыралар. Николо-Березовка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Александр Карабут сүзләре буенча, паркны төзекләндерү 2020 ел планына да кертелергә мөмкин, барысы да программа кысаларында акчаның күпме бүленүенә бәйле.
Быел Елизавета коесын ремонтлаячаклар. Рус география җәмгыяте программасы буенча аның насосы алыштырылачак, ремонт эшләре аның кәшәнәсенә дә кагылачак.
Читайте нас