Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 Май 2019, 13:44

Сабантуйда аракыга урын юк

Бу атнада видеоселектор конференциясендә хезмәт хакы буенча бурычлар, алкоголь продукциясен сату, демография, юлдагы чокырларны ямау мәсьәләләре, инвестиция порталы тикшерелде.

Күләмле чаралар үткәрелгән көннәрдә алкоголь продукциясен сатуны тыю турында сөйләшү кызык булды.
Үткән атнада соңгы кыңгырау бәйрәме үткәрелде. Бу көнне кибетләрдә чыннан да аракы сатмадылар. Әмма тыюга карамастан, барыбыр сатучылар очраган. Ә бит хәзер спиртлы эчемлекләрне сатуны яшереп калып булмый, чөнки сатучыларның барысы да ЕГАИС системасына тоташкан, һәм «шешәләрнең» «йөрүе» күренеп тора. Әмма система әлегә сыраны "күрми". Шуңа күрә алкоголь продукциясен сату тыелган көннәрдә рейдлар оештырылачак. Аларга яшьгвардиячеләр һәм бердәмрусиялеләр актив кушылачак.
Гомумән, ата-аналар һәм хәтта чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре дә әлеге яңалыкка уңай карыйлар, диелде конференциядә. Закон чыгаручылар алкоголь продукциясен сату тыелган көннәргә тагын Яшьләр көнен (27 июнь), Белем көнен (1 сентябрь) һәм сабантуй көнен дә кертергә карар иткән.
Быелдан сабан бәйрәмендә алкоголь сату тыела. Бу тирмәләрдә оештырылган табыннарга да кагыла. Бездә кунакларны сыйлау, шул исәптән спиртлы эчемлекләр белән дә, кабул ителсә дә, бу традицияне бетерергә туры киләчәк. Ягъни сыйлаулар булачак, ә аракы белән – юк.
Читайте нас: