Видеоселектор киңәшмәсендә республикада инвестиция порталын булдыру турында хәбәр иттеләр. Анда эшкуарлык буенча бөтен мәгълүматны да алырга мөмкин булачак. Ул 1 ноябрьдән эшли башлаячак.
Тагын да шәһәрләр һәм районнар хакимиятләрендә башлыкларның эшкуарлык буенча урынбасарлары булачак. Бу бизнеска бүген нинди мөһим урын бирелүен тагын бер тапкыр исбатлый.
Әлегә дүрт ай йомгаклары буенча районда шәхси эшкуарларның да, фермерларның да кимүе күзәтелә.