Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
31 Мая 2019, 07:09

Владимир Путин күп балалы ата-аналарга "Ата-ана даны" ордены тапшырды

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Президент Владимир Путин күп балалы ата-аналарга "Ата-ана даны" ордены тапшырды.

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Президент Владимир Путин күп балалы ата-аналарга "Ата-ана даны" ордены тапшырды. Бу бүләкләүгә 7 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар лаек була. Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстаннан Сайрановлар гаиләсе бар иде.
- Бу мәртәбәле бүләккә быел 8 гаилә лаек булды. Гаиләдә сездәге кебек күп бала тәрбияләнә икән - бу зур бәхет. Шушы олы, җаваплы вазыйфаны башкарганыгыз өчен сезгә зур рәхмәтлемен.
Сезнең гаиләләр үрнәгендә җәмгыятьтә "гаилә" төшенчәсенә хөрмәт арта, гаилә институты ныгый. Мондый гаиләләрдә күбрәк гореф-гадәтләр саклана, үткәнебезгә игътибар югалмый. Чыннан да, ныклы гаиләләр белән җәмгыятебез көчле. Без киләчәктә дә сезгә төрлечә ярдәм итәчәкбез, күпбалалы гаиләләрнең абруен үстерәчәкбез, - диде ул.
Читайте нас