Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2019, 12:12

Бәйрәмне зурлап үткәрдек

Саузбаш һәм Сауз авылларында мөселман бәйрәмнәре оешкан төстә үтә.

Ураза бәйрәме көнендә Саузбаш мәчетеннән иртүк азан яңгырады. Имамыбыз Хадит хәзрат 10 елдан артык Агыйделдән килеп йөри һәм вазифаларын намуслы башкара. Ул шатлыкта да, кайгыда да саузбашлылар белән бергә.
Ураза бәйрәменә халык күп җыелды. Гаеттән соң төшке аш әзерләнде. Аны авыл биләмәсе хакимияте оештырды, ә корбанга сарыкны Гүзәл һәм Фидус Вахитовлар бирде. Бу яшь һәм күп балалы гаилә мөселман бәйрәмнәрендә ел саен авылдашларын сөендерә.
Әле Агыйделдә гомер итүче авылдашларыбыз Земфера һәм Рамил Ибраһимовлар да азык-төлек белән булыштылар. Оештыручыларга һәм халыкка зур рәхмәт әйтәсе килә.
Читайте нас: