Кама таңнары
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
5 июнь 2019, 17:57

Күршеләр бәйрәме

Яңа Хаҗи авылында үзенчәлекле бәйрәм узды.

Яңа Хаҗи авылы клубы мөдире Светлана Гәрәева һәм китапханәче Римма Закирова “Күршеләр” көнен оештырдылар. Ул көнне авылның яше-карты Үзәк урамның 50нче санлы йорты янына җыелды.
Халык алдан ук әзерләнеп куелган эскәмияләргә утырышты. Кичәне алып баручылар күршеләр турында әйтемнәр, мәкальләр әйттелер, шигырләр укылды. Биюләр, җырлар бер-бер артлы алышынып кына торды. Гөлназ Гафарованың күршеләр турындагы үзе язган шигыре дә күңеллергә хуш килерлек иде.
Аннан соң күршеләр сүз алып сөйләделәр. Авылның депутаты һәм имам хатибы Рәфит Закировка сүз бирелде. Ул бик күп үгет-нәсыйхәтләр әйтте.
Ул көнне көне дә бик куңелле булды. Тышта саф һавада үткәрелгән бу чара бар кешеләрнең дә кәефен күтәрерлек итеп сәхнәләштерелгән иде. Соңыннан бик күп уеннар үткәрелде, ахырда җыелган халык рәхәтләнеп биеде. Кунакларга да “Күршеләр“ бәйрәме бик ошады.
Соңыннан кичә табын янында чәй эчү белән тәмамланды. Авыл халкы исеменнән бәйрәмне үткәрүчеләргә һәм аны үткәрергә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
Читайте нас: