Шушнур авыл клубы мөдире Венера Дәүләтгәрәева гаиләсенә бәла, башкаларга кебек үк, көтмәгәндә килә. Узган ел ахырында Венера үзен начар хис итә башлый һәм кан басымын үлчәргә утыра. Янында тугыз яшьлек улы Ратмир йөгереп йөри, берьюлы аныкын да үлчәргә була. Әни кеше үз күзләренә үзе ышанмый! Тонометр 153кә 127не күрсәтә.
Берничә тапкыр үлчәп карый – шул ук саннар чыга. Аппарат ватылгандыр дип, Венера олы кызларының да кан басымын үлчәп карый, тик аларныкы нормада була. Икенче көнне мәктәптән соң Ратмирны тагын тикшереп карыйлар – кан басымы тагы да югарырак булып чыга. Тиз арада педиатрга мөрәҗәгать итәләр. Анысы да ах итә. Баланы шунда ук дәваханәгә салалар, Уфага кардиоүзәккә тикшеренергә җибәрәләр. Тикшерүнең нәтиҗәләре сөенерлек булмый: Ратмир Шәмшиевка «Бөер кан тамырларының стенозы» дигән диагноз куялар. Гадиләштереп әйтсәк, кан тамырлары тарайган. Ратмирның кан тамыры 95%ка ябылган. Әгәр дәваланмасаң, инсульт яисә инфаркт булачак.
Эш шунда ки, бу балалар арасында бик сирәк очрый торган авыру. Мондый чир 75 яшьлекләрдә, анысы да кешеләрнең 2 процентында гына, очрый. Һәм республика кардиоүзәгендә мондый күренешне беренче очратуларын, балалар өчен махсус җайланмалары да, белгечләре дә булмавын яшермичә әйткәннәр. Шулай булуга карамастан, гыйнварда Ратмирны үзәккә салганнар, кан тамырын «өреп чистартмакчы» булып операция ясаганнар. Тик операция көткән нәтиҗәне бирмәгән. Тамырны 10%ка гына ачалганнар. Малайга катлаулырак операция ясарга кирәк, ә аны Русиядә ике шәһәрдә – Мәскәү һәм Новосибирскида гына – ясыйлар.
Бакулев исемендәге Мәскәү клиникасы операция ясарга теләк белдергән. Тик бала инвалидлыкта булмагач, бөтен тикшеренүләр дә түләүле булачак. Баштагы прейскурант буенча Венера 100 мең сумлап акча кирәк дип исәпләсә, телефоннан сөйләшкәч, мондый диагноз белән ким дигәндә 230-250 мең сум кирәк булачак, дип хәбәр иткәннәр. Тагын да юлга, баргач яшәргә акча кирәк.
Венераның дуслары социаль челтәрләрдә ярдәм сорарга киңәш иткән. Шушы көннәрдә краснокамалыларның күбесенә Ратмир Шәмшиевка операциягә акча җыю турында хәбәр килгәндер, мөгаен. Изге эшкә мөселман берләшмәсе дә актив кушылган. Венера оештыручыларга көн саен күпме акча җыелганын һәм күчерүчеләрне хәбәр итеп тора. Җыелган акча башлангыч суммасына җитеп килә инде.
Венера Веньяминовна Яңа Актанышбаш авылының мөселман берләшмәсенә һәм баласын дәвалауга акча күчергән һәммәсенә рәхмәт белдерә. Тик, алда әйтүебезчә, акча тагын кирәк. Шуңа да битараф булмаган һәркемнән, күпме булдырала, шулай ярдәм итүен сорыйбыз. «Сбербанк» картасының номеры - 2202 2026 2110 0779, 8-986-979-35-72 телефонына бәйләнгән.
Үземнән шуны өстим: Венера Веньяминовна – күп балалы ана, өч кызы һәм бер улы бар. Балаларның әтисе мәрхүм, әмма әлеге ире, балаларның үги әтисе, ханымга нык булыша. Венера ханым озак еллар Шушнур мәктәбендә эшләде, яхшы тарихчы иде, балаларга үз вакытында төпле белем бирде. Бүген дә ул авыл тоткасы – мәдәният хезмәткәре. Әйдәгез, аның улына бергәләп булышыйк һәм малайның гомерен саклап калыйк!