Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 июнь 2019, 12:24

Район каталогка кергән

Башкортстан Республикасының V Гражданнар форумы булып үтте.

Уфа шәһәренең Торатау Конгресс-Холында Башкортстан Республикасының 100 еллыгына һәм Башкортстан Республикасы Җәмәгать палатасының 10 еллыгына багышланган Башкортстан Республикасының V Гражданнар форумы булып үтте. Анда район хакимияте каршындагы җәмәгать советы рәисе Эльза Тимерова да катнашты.
Дәүләт, җәмәгатьчелек һәм коммерцияле булмаган сектор ничек үзара эшләргә тиеш? Андый мөнәсәбәтләрне коруда киңкүләм хәбәрдарлык чараларының роле нинди? Катнашучылар форум мәйданчыкларында менә шушы һәм башка мәсьәләләргә җаваплар эзләделәр. Алар барлыгы 13 булды, болар тематик фикер алышу мәйданчыклары, стратегик сессия һәм пленар утырышлар, осталык дәресләре. Форумны ябу тантанасында республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.
- Үзенең чыгышында ул халыкка якын булырга тиешле власть мәсьәләләренә тукталды, - ди Эльза Михайловна. - Гражданнарның активлыгы, Президент грантларында катнашу, социаль эшкуарлыкны һәм социаль хезмәтләрне үстерү, тормышыбызда волонтерларның зур роле турында сөйләде.
Краснокама районының «Башкортстан Республикасының гражданнар җәмгыяте институтлары белән үзара эшләү буенча иң яхшы практик» каталогына керүе бик шатлыклы. Анда «Тормышка ашырылган проектлар, акцияләр, чаралар» рубрикасында - «Оптимист» ир-атлар спорт клубы, «Иң яхшы гражданнар башлангычлары» рубрикасында - «Солнышко» тәрбиягә бала алган гаиләләр клубы, җәмәгать фикере лидеры район ветараннар советы рәисе Ольга Степкина йөзеннән тәкъдим ителгән.
Читайте нас: