Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
7 июнь 2019, 09:47

Шифаханәдә ял итү мөмкинлеге бар

Пенсиягә җитеп килүче эшчеләр Социаль иминият фонды исәбенә шифаханәдә ял итә ала.

2019 елдан Социаль иминият фонды эш бирүчеләргә страховка суммасының 30 процентка кадәрен эштә травмалар алуны һәм һөнәри авыруларны кыскарту буенча кисәтү чараларына бүлә. Быел Социаль иминият фонды акча бүлгән чаралар исемлегенә пенсия алды яшендәге эшчеләрне шифаханә-курортка дәвалануга җибәрү өстәлде. Бу лаеклы ялга чыгарга биш ел һәм аннан да азрак вакыт калган кешеләргә кагыла.
Әлеге яңа юнәлешкә оешмалар өстәмә 10% яисә эштәге бәхетсезлекләр һәм һөнәри авыруларны мәҗбүри иминятләштерүгә бүленгән страховка взносларыннан 30% акчаны бүлә ала. Быел РФ Социаль иминият фондының БРдагы төбәк бүлекчәсе республикада теркәлгән эш бирүчеләргә һөнәр белән бәйле хәвефләрне киметүгә 435 млн сум бүлмәкче, һәм бу былтыргы суммадан бер ярымга артыграк.
Районда Социаль иминият фондының акчасын кисәтү чараларына 128 оешма тотына ала. Моның өчен 1 августка кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза һәм тиешле документлар белән РФ Социаль иминият фондының БР буенча бүлекчәсенә һәм аның филиалларына килегез. Белешмәләр өчен телефон: 8 (347) 255-95-33.
Читайте нас