Озак еллар укытучы булып эшләгән Хөннә Хафизова авыл китапханәсенә оныкларын алып килде.
Балалар өчен чыгарылган китаплар сабыйларны бик тиз үзләренә җәлеп итте. Дәү әниләре белән алар уку залында һәм өйләрендә укыр өчен төрледән-төрле китаплар сайлады.
Җайлап утырып алгач, сабыйларның һәрберсе әкият, мәкаль һәм хикәяләр дөньясына чумды. Тынычлыкны кайчак һәр китапның эчтәлеген бик яхшы белгән дәү әниләре генә бозды. Шул чагында сабыйларның күзләрендәге очкыннарны күрсәгез икән - "Бу кадәр каян белә икән безнең дәү әниебез?" диеште үзләре.
Аның зур тәҗрибәсе, балалар һәм оныкларына булган мәхәббәте аларга зур йогынты ясаячак, әлбәттә. Ни дисәк тә, дәү әниләрнең үсеп килүче буында рухи кыйммәтләрне формалаштыруда роле зур. Оныкларында балачактан ук китап укуга, әдәбиятка сөю тәрбияләп, ул аларның эчке дөньясын баета, төрле яклап тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлешен кертә.