Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2019, 18:41

Рөстәм Мусин Краснокама районы башлыгы итеп билгеләнде

Җомга көнне район Советы утырышы узды һәм анда, ниһаять, район хакимияте башлыгы билгеләнде.

Җомга көнне район Советы утырышы узды һәм анда, ниһаять, район хакимияте башлыгы билгеләнде. Конкурс комиссиясенә өч кандидат тәкъдим ителгән. Берсе алдагы көнне кандидатурасын алган. Калганнары – район хакимияте вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Мусин һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илдус Хафизов конкурс сынауларын узган дип табылганнар һәм депутатлар карамагына куелдылар. были Закон буенча нәкъ район Советы район хакимияте башлыгын билгели.
Район өчен аеруча мөһим булган Совет утырышына Башкортстан Республикасы Җәмәгать иминлеге ведомтсвоара советы секретаре Алексей Касьянов, «Бердәм Русия» партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе секретаренең беренче урынбасары, партиянең Башкортстан төбәк бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Әхмәдинуров килгәннәр, тагын да БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары, предприятие һәм учреждениеләр җиткәчеләре, авыл биләмәләре башлыклары бар иде.
Совет район хакимияте башлыгы ачык тавыш бирү юлы белән сайларга карар итте. Һәм 14 депутатның 14е дә Рөтсәм Мусин өчен тавыш бирделәр.
- Сезнең эшлекле һәм кешелеклелек сыйфатларыгызны, потенциалыгызны тану була инде бу. Сез монда яңа кеше түгел, эшләп киткән идегез, Мишкә районы хакимияте башлыгы сыйфатында да бурычларыгызны лаеклы башкардыгыз. Сез шуны аңларга тиеш: депутатлар корпусы тарафыннан күрсәтелгән ышаныч – аванс ул, - диде яңа куелган башлыкны котлап Алексей Касьянов.
Алга таба ул утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итте һәм, районның потенциалы зур, аның казанышлары да җитәрлек, дип белдерде. Әмма башкарасы эшләр дә бар: үз керемнәр дәрәҗәсен арттырырга, эшкуарлыкны үстерү өчен уңайлы шартлар тудырырга кирәк.
Алексей Анатольевич соңгы елларда районда барлыкка килгән ришвәтчелеккә дә тукталды. Халык ышанычын кайтарыр өчен бик нык тырышырга кирәк, дип белдерде ул. «Ә моңа депутатлар корпусы, предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары белән берлектә генә ирешеп була. Эш бик күп. Кешеләрнең үтенеч-сорауларына игътибарылрак булырга чакырам барыгызны да. Монда вак-төяк була алмый», - дип тәмамлады ул чыгышын.
Шундый вазифаны ышанып тапшырганнары өчен Рөстәм Мусин рәхмәтен белдерде.
- Мин район буйлап йөреп чыктым инде, чыннан да властька бик ышанып бармаганнары сизелә. Комсыз һәм ришвәтче түгеллегебезне расларга туры киләчәк. Минем хезмәт хакым яхшы. Миңа ул җитә, һәм мин аны алыр өчен тырышып эшләячәкмен, - диде ул.
Нинди мәсьәләләрне хәл итәргә кирәклеген билгеләр өчен якын арада һәр депутат белән сөйләшеп чыгачакмын, дип белдерде Рөстәм Маратович. «Ләкин кешеләрне алдамаячакбыз да. Булдыралганны гына планга кертәчәкбез», - дип ассызыклады ул.
Хакимиятнең үзенә килгәндә, ул әлегә шул килеш калачак, дип хәбәр итте. Әмма «кем бурычларын үти алмый, шул китәчәк».
Район хакимиятенең яңа башлыгы, ишекләрем һәркем өчен ачык, дип белдерде. “Ә инде килүче өлкән яшьтәге кеше икән – аеруча шатмын”, - диде.
Тагын да утырышта Яшьләр советы составын расладылар, район бюджетына үзгәрешләр керттеләр, депутатлык комиссияләренең отчетларын, китапханәләр эше турында доклад, ятим балаларны торак белән тәэмин итү турындагы мәгълүматны һәм башкаларны тыңладылар.
Читайте нас: