Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2019, 11:49

Әй, күңелле бит, сабан туйлары!

8 июньдә Саузбаш авылында үткән сабантуйга халык күп җыелган иде.

8 июньдә Саузбаш авылында үткән сабантуйга халык күп җыелган иде. Сабантуйны авыл биләмәсе башлыгы Эльза Хәертдинова ачты. Аннары язгы басу эшләре алдынгыларын бүләкләделәр.
иләмә территориясендә колхоз юк, әмма фермер хуҗалыклары яхшы үсеш алган. Илдус Хаертдинов КФХсы - 500 гектарга бөртекле культуралар һәм үлән, Илдус Фәрухшин КФХсы - 100 гектарга бөртеклеләр, «Рубин» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 200 гектарга бөртекле культуралар чәчкән. Механизаторлар Сәгыйтьҗан Шәмсетдинов 400 гектар җир эшкәрткән, 300 гектарга чәчкән. Фидәрис Гөбайдуллин МТЗ-82 тракторы белән 200 гектар мәйданга чәчкән.
Сабантуйда «Иң яхшы ихата» конкурсына йомгак ясалды. Сауздан - Әнүдә Ситдыйкова, Саузбаштан - Фәнзилә һәм Назиф Гыйздуллиннар, Саклаудан Розалия һәм Виктор Плесуновларның ихаталары иң яхшылары дип табылды.
Биләмә башлыгы шулай ук юбилярларны: Адый Газизовны - 90, Әнфисә Миникаеваны – 55, Дәниф Шәмсетдиновны 50 яше белән котлады. Илле ел тату гомер кичергән Рәсилә һәм Мәснәви Сәмигуллиннарны да бу көнне олылап үттеләр.
Сабантуй иганәчеләрен игълан иткәннән соң, ярышлар һәм уеннар башланды. Халык өчен иң кызыклысы ат чабышлары һәм милли көрәш булды. Ат ярышларында беренче булып үзенең атында Фидус Вахитов килде. Ә Саузбаш оныгы Венер Мохитов көрәш батыры булды.
«Гаилә стартлары», аркан тартыш, гер күтәрү, балалар көрәше һәм башка төрле ярышлар һәм уеннар шулай ук кызыклы үтте. Уеннар концерт номерлары белән үрелеп барды. Ә концерт номерлары белән авыл халкын район артистлары шатландырды. Ринат Салихҗанов белән Гәзәл Удалова аеруча ошадылар.
Иң мөһиме – Сабантуй аек булды. Бер генә исерек кеше дә күренмәде. Сатуда аракы да, сыра да булмады. Бәйрәмнән барысы да канәгать калды. Көне дә бик матур, аяз торды.
Читайте нас: