Куян авылы Балалар сәнгать мәктәбендә бер генә календарьда да очрамаган бәйрәм – чыгарылыш балы узды.
Сәнгать мәктәбен тәмамлаучы һәркем өчен ул бер тапкыр гына була. Бу бәйрәм укытучыларга да, балаларга да, балалары белән бергә укыган, алар өчен борчылган, җиңүләре өчен сөенгән әти-әниләр өчен дә кадерле.
Костюмнардан киенеп алган егетләр, купшы күлмәкләрдәге кызлар – тормышларындагы мөһим этапны тәмамлаулары белән бик канәгать иде балалар. Чыгарылыш кичәсе – балалар һәм педагогларның озак һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе ул.
Кичә мәктәп директорының сәламләү сүзләреннән башланды. Мәртәбәле кунакларның булуы бәйрәмгә аеруча тантаналылык өстәде. Мәктәпне тәмамлаучы балаларның шатлыгын уртаклашырга район хакимияте башлыгы урынбасары, Балалар сәнгать мәктәбенә нигез салучы һәм аның беренче директоры Лира Мостаева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Эльвира Махатаева, Куян авыл биләмәсе башлыгы Валерий Сазыкин килгәннәр иде.
Алар үзләренең чыгышларында шушы дулкынландыргыч кичәнең чыннан да зур әһәмияткә ия икәнен тагын бер кат ассызыклады.
Лира Рифкатовна музыка сәнгате өлкәсендә өстәмә программаны уңышлы үзләштергәннәре өчен 20 укучыга таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Эльвира Айратовна хореография сәнгатен өйрәнгән 30 укучыга шулай ук таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр таратты.
Соңыннан мәктәпне тәмамлаучылар тамашачыларга концерт бүләк итте. Һәр чыгыш көчле кул чабуларга күмелде. Мәктәп һәм укытучылар адресына күпме җылы сүзләре әйтелгәндер бу көнне! Укучылар шатлык-куанычларын яшерәлмәсә, яратып өлгергән укучылары белән аерылышудан укытучыларга бераз моңсу иде. Мәктәпне тәмамлаучы укучы һәр укытучы өчен – укучысы белән бергә узган катлаулы да, күңелле дә тормышының бер өлеше ул.