Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
11 июнь 2019, 08:16

Пушкин турында сөйләштеләр

Быел Александар Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулды. Район китапханәсендә Пушкин көненә багышланган берничә чара узды.

Быел Александар Сергеевич Пушкинның тууына 220 ел тулды. Район китапханәсендә Пушкин көненә багышланган берничә чара узды.
Николо-Березовка мәктәбе каршында эшләүче “Галактика” лагерена йөрүче балалар “Туган телеңне ярат, кадерлә һәм бел” дип аталган әдәби флешмобта катнаштылар.
Кама буе әдәбиятчыларының рәисе Федор Бреднев Михайловское авылындагы Пушкин заповеднигына барулары турында сөйләде. Бер төркем әдәбиятчылар, рәссамнар белән ул Псков-Кама буе әдәби фестиваленә барган. Чыгыш ясаучы музей фотоларын да күрсәтте. Алар арасында балалар бөек шагыйрь тасвирлаган имән агачын, Арина Родионовнаның йортын, шагыйрьнең бүлмәсен, заповедникның табигатен һәм тагын бик күп кызыклы әйберләр күрделәр.
Федор Дмитриевич Пушкин иҗатын өйрәнүче рәссам Валерий Злобинның күргәзмәсе белән таныштырды. Александр Пушкин потреты төшерелгән бер картинасын В.Злобин Михайловское авылының музеена бүләк иткән.
Чара А.С.Пушкинның әкиятләре буенча викторина һәм “Никольский храм” тарихи-мәдәни үзәк методисты Анастасия Гатиятуллина тарафыннан әзерләнгән уеннар белән дәвам итте.
Балалар Пушкин әсәрләреннән өзекләр дә укыды. Шигырьләрен сөйләүчеләр дә булды. Китап күргәзмәсе белән дә таныштылар.
Искиткеч әсәрләр яшәвен дәвам итә, димәк, шагыйрь үзе дә безнең йөрәкләрдә яши.
Теглар:пушкин
Читайте нас