Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 июнь 2019, 19:00

Җилдән җитезләр

Безнең спортчылар 28-29 майда Уфада үткән җиңел атлетика буенча БР беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады.

Безнең спортчылар 28-29 майда Уфада үткән җиңел атлетика буенча БР беренчелегендә уңышлы чыгыш ясады. Беренчелектә безнең район намусын 2002-2003 елда туган кызлар һәм егетләр – балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең җиңел атлетика бүлекчәсендә тәрбияләнүчеләр, Николо-Березовка, Яңа Кабан һәм Арлан авыллары вәкилләре яклады. Безнең яшь спортчыларыбыз яхшы күрсәткечләргә иреште: киеренке көрәш йомгаклары буенча авыл балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләре өченче урын алды.
Краснокамалылар абсолют беренчелектә дә үзләрен яхшы күрсәтте, республиканың эре шәһәрләре һәм районнарыннан бер дә калышмады – эстафета буенча абсолют беренчелектә чемпион һәм призер булды. 2004-2005 елгы спортчылар арасында 4х400 метр эстафетасында кызлар беренче урынны алды, ә егетләр – өченче. Әйткәндәй, бу эстафетада безнекеләргә тиңнәр булмады – мондый күрсәткеч тренерның чын уңышы булды. Спортчыларыбызның шәхси күрсәткечләре дә яхшы булды: 2000 метрлык каршылыклар белән дистанциядә Лиана Закирова – беренче, 100 метрлык дистанциядә Азалия Гыйльметдинова - өченче (тренерлары В.Спиридонов), 400 метрлык дистанциядә Рузана Фәтхетдинова икенче урында (тренер Д.Шәйдуллина) булды. Әйткәндәй, җиңү өчен аңа бик аз гына җитмәде, ләкин үз яше өчен бу бик яхшы күрсәткеч. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Дилара Шәйдуллина сүзләре буенча, бездә әлеге спорт төре буенча резерв яхшы, көчле, йөгерү белән мавыккан, ихтыярлы спортчылар үсеп килә. Ләкин шул ук вакытта йөгерер өчен махсус урын юклыгы начар. Әлеге проблеманы хәл иткәндә йөгерү белән шөгыльләнү тагын да мавыктыргычрак һәм яшь спортчылар арасында ныграк абруйлыга әйнер һәм безнең район шуңа охшаш ярышларга күбрәк спортчылар җибәрер иде.
\Фото: сеть Интернет
Теглар:спорт
Читайте нас: