Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 июнь 2019, 15:18

«Кама»да 66 бала ял итә

«Кама» балалар сәламәтләндерү лагеренда бик җанлы – бирегә җәйге каникулларының беренче атналарын үткәрергә районнан 66 бала килеп җыелды. Монда җәй буена барлыгы 250 бала ял итәчәк.

«Кама» балалар сәламәтләндерү лагеренда бик җанлы – бирегә җәйге каникулларының беренче атналарын үткәрергә районнан 66 бала килеп җыелды. Монда җәй буена барлыгы 250 бала ял итәчәк.
Җәй дәвамында дүрт смена булачак, аларның һәрберсе кызыклы һәм чараларга бай булырга вәгъдә итә. Республиканың 100 еллыгына багышланган бай программа беренче сменада ял итүче балаларга өчен дә төзелгән. Анда төрле чаралар, сәхнәләштерелгән тамашалар, конкурслар, әңгәмәләр, викториналар, рәсем күргәзмәләре үткәрү, «Прикамье» физкультура-сәламәтләндерү комплексына йөрү, Куян авылында күп функцияле үзәккә бару һәм башкалар планлаштырылган. Биредә ял итүчеләрнең күбесе опекага алынган, күп балалы һәм тормышта авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар.
\Фото: сеть Интернет
Теглар:дети
Читайте нас: