Шушы көннәрдә район үзәгенең Җиңү паркында район китапханәсе хезмәткәрләре «Галактика» мәктәп яны лагере укучылары белән наркотикларның зарары турында шигырь сөйләү флешмобы үткәрде. Үсеп килүче буын арасында наркоманияне кисәтү китапханә эшчәнлеге планында каралган. Һәм бу чараны без Халыкара наркотикларга каршы көрәш көненә багышладык.
Флешмоб барышында алып баручылар катнашучыларны наркоманиянең куркынычлыгы, аны, хәтта иң «көчсез» дип аталганнарын куллану да, нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы, Русиядә наркотиклар белән бәйле хәлләр, үсмерләр һәм яшьләр арасында синтетик наркотикларны тарату проблемасы турында сөйләде. Моннан тыш, укучылар наркотиклар кулланган берничә яшьтәшенең хатларын һәм «сындыру» вакытында барлыкка килгән авыртынулары турында язган бер наркоманның көндәлеген укыды. Яшьләр наркотиклар куллануның курнкынычлыгын ачык аңларга һәм спорт, сәнгать, сәламәт яшәү рәвеше формасында аңа альтернатива сайларга тиеш. Чара кунаклары да зарарлы гадәтләргә «юк» дип әйтә белергә һәм сәламәт, бәхетле киләчәкне сайларга кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Чара азагында Җиңү паркы территориясендә «Наркотикларга – юк!» темасына асфальтка рәсем төшерү конкурсы һәм «Никола храмы» тарихи-мәдәни үзәге методисты А.Гыйниятуллина белән берлектә хәрәкәтле уеннар үткәрелде.